"Кошлар канатлы дусларыбыз "
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Шушы елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.Ташлы Кавал китапхәнәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 3апрель көнне "Кошлар канатлы дусларыбыз " дигән чара үткәрде.Укучылар белән кошлар турында китаплар укылды,табышмаклар чиштек,презентация карадык.
Сагындырып, ялындырып,
Табигатькә яз килә,
Яз җитү хәбәрен безгә
Күчмә кошлар китерә.