Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Мин табигать белән дус"

19июнь көнне,  Суыксу авыл китапханәсе «Мин табигать белән дус » дигән викторина узды. Чара  барышында  китап укчыларга туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турындагы сорауларга җавап табырга кирәк булды.Табигать – кешенең яшәү урыны. Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк!