Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Халык җәүһәрләре"

17 июнь көнне Суыксу авыл  китапханәсендә «Халык җәүһәрләре»  дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәсе татар халкының мәдәни мирасы һәм традицияләрен популярлаштыруга, шулай ук милли әдәбиятның күренекле шәхесләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәдә Л.Саттарованың «Казан каюлы күне. Сәхтиян читек, саурый үкчә...», Н.Сергееваның   «Тылсымлы бизәк. Магия узора»,   «Татар халык ашлары», Н.Сергееваның  «Татар чигүе. Татарская вышивка», Хатирә  «Татар бәхете рецептлары», Ф.С.Баязитованың   «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары», Л.М.Шкляеваның «Народное искусство домовой резьбы», Н.Н.Халитованың «Татарский архитектурный орнамент»  дигән китаплар урын алды.  Китапханәче  әкиятләр, мәкальләр, бәетләр, уен - йолалары, табышмаклар китаплары белән таныштырып үтте.