"Чүп-чар юк! "
5 нче июнь көнне,Суыксу авыл китапханәсендә әйләнә - тирәне саклау көне уңаеннан «Чүп-чар юк!» чишмә яннарын чистарту булды. Китап укучылар белән авылыбызның чишмә буен чүп-чардан арындырдык. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.Күпчелек чүп-чар әйләнә-тирә мохит өчен җитди проблемага әверелә. Табигый мохиткә кергәч, алар агулы матдәләр бүлеп чыгара башлыйлар, алар һавага, елгаларга һәм җир асты суларына эләгәләр. Авылның чиста, төзек территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен шатландыра. Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк!