"Биектау китапханәсе төзелү"
Китапханә дигән серле дөнья бар. Әйе, серле дә, могҗизалы да, мавыктыргыч та булган китап йорты - китапханә ишеген ачып кермәгән кеше бик сирәктер ул. Суыксу авыл китапханәсендә « Биектау китапханәсе төзелүгә 90 ел» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәреләде һәм китап күргәзмәсе ясап куелды. Ул ике гаҗәеп белем саклаучыга – Биектау үзәк һәм Биектау балалар китапханәсенә багышланачак. Быел алар олы юбилейларын билгеләп үтәләр: үзәк юбилейга–90, ә балалар юбилейларына 70 ел тула. Алда торган чара-аларның тарихы битләрен ачу өчен уникаль мөмкинлек. Китапханәче чара кунакларына әлеге китапханәләрнең барлыкка килү тарихы, фондлар, үткәрелә торган чаралар, китапханәдә эшләүче искиткеч кешеләр турында сөйләп үтте.