"Һөнәрләр шәһәре: китапханә маршруты"
19 май көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Һөнәрләр шәһәре: китапханә маршруты» дип исемләнгән квест - уен үткәрелде. Китапханәче мәктәп укучыларына хезмәт базарында ихтыяҗ, мөмкинлекләр һәм сәләтләр нигезендә һөнәрне дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләп үтте. Китапханәче яшь укучылар белән һөнәрләр дөньясының төрлелеге белән таныштырып үтте барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр мөһим. Уен барышында чарада катнашучылар «тарихи урам», «осталар мәйданы», «психология тыкрыгы», «киләчәк проспекты», «табышмаклар бульвары» станцияләрендә төрле биремнәр башкардылар һәм табылган хәрефләрдән һөнәр исемнәрен төзеделәр.