"Рафаэль Мостафин – талантлы публицист, журналист"
14 май көнне, Рафаэль Мостафинның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Яңа Суыксу авыл китапханәсендә «Рафаэль Мостафин – талантлы публицист, журналист» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат турында китаплар һәм язмалар, аның әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче Рафаэль Мостафинның милли мәдәният үсешенә керткән өлеше турында сөйләп үтте. Рафаэль Мостафин - татар язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөхәррир.