Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хезмәт төбе хәзинә"

Суыксу авыл китапханәсендә әңгәмә үткәрелә һәм «Хезмәт төбе - хәзинә» китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу кысаларында китапханәче хезмәтнең ни өчен кеше тормышында төп кыйммәт булып саналуын, аның характерын ничек формалаштыруын, хөрмәт һәм муллык китерүен сөйләп үтте Хезмәт турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр турында фикер алышу,әдәбият һәм тарих мисалларын искә төшереп, шулай ук үз фикерләребез һәм тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Бөтен кеше тормышы хезмәт белән тыгыз бәйләнгән.  Хезмәт шәхесне камилләштерүгә, яңа күнекмәләрне һәм белемнәрне үстерүгә ярдәм итә, шулай ук кешегә аның матди ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Теләсә нинди байлыкның нигезендә физик яки интеллектуаль хезмәт ята.  Хезмәт – тормышның мәгънәсе. Хезмәт төбе – хәзинә. Кеше бу сүзләрне гомере буе дәлилли.