Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

" Истә тотарга да куркыныч,онытырга да ярамый"

Бөек Ватан сугышы вакытында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкының геноциды турындагы хәтер көненә Суыксу авыл китапханәсендә "Истә тотарга да куркыныч,онытырга да ярамый" мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче сугыш вакытында фашистлар тарафыннан тыныч халыкны кырып бетерүнең иң билгеле фактлары турында сөйләде.Чара барышында балалар диалогка кушылдылар һәм үзләренә билгеле булган совет халкын геноцидлау ысуллары турында сөйләделәр.