Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Новости

"Дан сиңа, дан! Совет солдаты"

8 нче май көнне һәйкәл янында митинг оештырылды. Бәйрәмгә авылдашларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары килде, барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез. Без, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш иябез.

«Сезнең алда баш иябез!»

6 нчы май көнне Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм тыл ветераннарын котлап, бүләкләр тапшырылды.

"Таныш исемнәр"

Язучы,прозаик, публицист Тәүфыйкъ Әйдинең тууына 75, компазитор , музыка белгече, педагог Солтан Габәши тууна 125 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе төзелде.

"Туган якта туган моңнар"

25 нче апрель көнне Габддулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Туган якта туган моңнар" дигән әдәби кичә узды.

"Табигатьтә һәркем мөхим"

20 нче апрель көнне мәктәп белән берлектә "Табигатьтә һәркем мөхим" дигән рәсем конкурсы үткәрдек.

"Сәламәтлек спорт белән"

19 нчы апрель "Сәламәтлек спорт белән" исемендә укучылар белән мәглүмат сәгате, әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрдек.

"Каникуллар китап белән"

2 апрель көнне китапханәдә яшь укучыларыбыз белән "Каникуллар китап белән" дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби бәйрәм уткәрдек.

"Кошларны каршы ал"

1 нче апрель көнне җылы яктан кайтучы кошларны каршы алу уңаеннан "Кошларны каршы ал"ырга әзерме без дигән кичә үткәрдек.

"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"

27 нче март көнне мәдәният хезмәткәрләре, балалар, авыл халкы белән бергә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.

"Карга боткасы"

25 нче март көнне Нәүрүз килү хөрмәтенә "Карга боткасы” ясарга, урам буйлап йөреп ,бәйрәмгә чакырып, ботка пешерер өчен, хөрмәт җыйдык.

"Әнием - күз нурым!"

8 нче март көнне авылыбыз клубында "Әнием - күз нурым!" дигән музыкаль кичә үткәрдек.

"Солдат хаты"

21 нче февраль көнне Әлдермеш мәдәният йортында “Солдат хаты” дигән тематик кичә үткәрдек.