«Коляскалар парады»
Сая авылы китапханәсе гаилә белән китап укучылар белән Авыл көнендә «Коляскалар парады» оештырды.
Номинацияләр:
2026 нчы ел - Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, төрле милләт коляскалары;
Татарстанда Тукай елы игълан итү уңаеннан, Бөек татар язучысы Габдулла Тукайның әкиятләре буенча;
Гаилә - ул безнең олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Һәр гаиләнең үз кагыйдәсе, гореф-гадәтдәре, кыйммәтләре була. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз.
Габдулла Тукай әсәрләренең һәрберсендә шагыйрь табигать күренешләрен яратып тасвирлый, балаларны табигатькә якынайта, аңа сак караш тәрбияли.