Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Рәсәй көне

Сая авылы китапханәсендә Рәсәй көне уңаеннан клуб белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар белән «Күпмилләтле Рәсәй» темасына әңгәмә үткәрелде. Чара барышында Рәсәйдә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм дус-тату яшәүләре турында сөйләштек. Шулай ук балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте белән таныштылар.