Чик сакчылары көне
Чик сакчылары көне уңаеннан Сая авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Экспозиция Ватаныбыз чикләрен саклаучыларның фидакарь хезмәтенә багышланган. Күргәзмәдә чик сакчылары тарихы турында китаплар, шулай ук батырлык, намус һәм хәрби бурыч турындагы әдәби әсәрләр урын алган.