Китапханәләр көне
Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Сая авылы китапханәсендә китап укучылар белән очрашу узды.Чара кысаларында китап укучылар өчен бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Экспозициягә классик әдәбият әсәрләре, шулай ук яңа басылып чыккан китаплар һәм туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар кертелгән иде. Теләге булган һәркем үзенә ошаган китапны сайлап ала алды.