Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Өзелгән җыр эзеннән". Рафаэль Мостафиннын тууына 95 ел

Рафаэль Әхмәт улы Мостафин-татар язучысы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче, публицист, мөхәррир. 1931 елның 14 маенда Татарстан АССРның (хәзерге Татарстан Республикасының) Баулы шәһәрендә туа. Аның 95 еллыгына Наратлык авыл китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган портрет һәм китаплар тәкъдим ителде.Иҗатының төп темасы — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат язмышы. Мостафин Җәлил турында дистәгә якын китап бастырган, алар арасында: «Муса Җәлил», «Җәлилчеләр», «Өзелгән җыр эзләре буенча». Шулай ук Мостафин Казан тарихы буенча туган якны өйрәнү эшләре белән дә билгеле. Басылган әсәрләре арасында: «Борынгы һәм яшь», «Казан һәм аның бистәләре " Очерк җыентыклары, «Кабан күленең серләре»документаль повесте.