"Онытылмас еллар кайтавазы"
Җиңү көненә Наратлык авыл китапханәсендә тыл ветераннары белән очрашу булды. Чарага мәктәп укучылары, авыл халкы, кунаклар, тыл хезмәтчәннәре чакырылды. «Бөек якташлар»тематик китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә герой-якташлар, Биектау районыннан чыккан кешеләр турында мәгълүмат бирелде. Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы китаплар, «Хәтер», «Алар җиңү белән кайттылар» китаплары, сугыш еллары тыл хезмәтен чагылдырган матур әдәбият мактаулы урын алды