"Чисталык үзебездән башлана"
Яз җитү белән карлар эрегәч кар астыннан чыккан чүпләр күренә башлый. Бу кешенең табигатькә салкын карашы нәтиҗәсе. Наратлык авыл китапханәсендә экология сәгате китапханәченең әйләнә-тирә мохитнең кыйммәтен һәм табигатькә ничек сак карарга һәм аның ресурсларын сакларга кирәклеген аңлатуы белән башланды. Катнашучылар барлык тереклек өчен әйләнә-тирә мохитнең роле турында белделәр.. Алар тематик күргәзмә китапларны һәм презентация карадылар. Соныннан кумәкләшеп субботникка чыктык.