"Алиш әкиятләре"
Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә. Наратлык авыл китапханәсендә Абдулла Алишның әкиятләренә багышланган балалар көне узды. Абдулла Алиш совет татар язучысы, балалар хикәяләре, шигырьләре һәм пьесалар җыентыклары авторы. Балалар Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты турында таныштылар, аның әкиятләрен искә төшердек һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә "Алишның яраткан әкиятләре" дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылды, анда авторның рус һәм татар телләрендәге китаплары тәкъдим ителде.