Без наркоманиягә каршы.
Казаклар авыл китапханәсендә һәрдаим наркоманиягә каршы көрәш турында әңгәмәләр,викториналар,төрле чаралар үткәрелеп килә. Июнь аенда «Наркотикларга каршы көрәш» ае булганлыктан, «Без наркоманиягә каршы» исем астында укучылар белән әңгәмә оештырдык.Китапханәдә «Наркомания - ак үлем» исемле китап,брошюралардан күргәзмә куелды.Укучылар шул күргәзмә аша наркоманиянең сәламәтлеккә зыяны,социаль зыяны, шулай ук кеше тормышына зур борчу китергәнлеге турында мәгълүмәтләр туплый алдылар. Ахырдан барыбызда бер фикергә килдек:вакытны дөрес итеп бүлү,файдалы эш белән шөгылъләнү,сәламәт яшәү рәвеше алып бару.