«Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты
Үзәк балалар китапханәсендә «Без -ТАТАРЛАР» әдәби клубы эшли. Бүгенге очрашуда китапханә каршында оештырылган җәйге лагерь балалары катнашты.
Очрашуда балалар белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Әкиятләре, матур шигырьләре белән таныштык. Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.
Чарада катнашучылар «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектының «Пәнҗешәмбе укулары»на да кушылдылар. Балаларга Габдулла Тукайның "Карлыгач" шигыре укылды.
Авторның «Карлыгач» шигыре «Балалар күңеле» җыентыгында 1910 елда басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада язылу датасы «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән. Балаларга багышланган бу әсәр рус язучысы И.С.Никитинның (1824-1861) «Гнездо ласточки» шигыреннән файдаланып язылган. Тукай Никитиндагы су тегермәне, андагы исерек тегермәнче турында сөйләгәннәрне төшереп калдыра да фәкать карлыгачның яшәү рәвеше хакында җентекле мәгълүмат бирә.