"Тукайны бергәләп укыйбыз" акциясе
Һәр пәнҗешәмбе Үзәк балалар китапханәсендә әдәби укулар оештырыла. Бүген китапханәчеләр Габдулла Тукайның "Пар ат" шигыре белән таныштыра.
Шигырьнең тарихы
Казанга кайту өметләре белән дәртләнеп, Габдулла Тукай Җаекта чакта ук “Пар ат” шигырен иҗат итә. 1907 елның көзендә Габдулла Тукай, унике ел яшәгән Җаек каласын калдырып, поезд белән Казанга кайтып төшә. Килереннән биш ай элек киләчәккә якты өметләр белән сугарылган «Пар ат» шигырен яза. Шигырь беренче мәртәбә «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 май һәм «Әлгасрелҗәдид» журналының шул ук елгы 5 май санында басыла.
Танылган шагыйрә Анна Ахматова “Пар ат“ шигырен русчага тәрҗемә итә.Ә 1914 елда шигырь инглиз теленә дә тәрҗемә ителә.