Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясе
Бүген Үзәк балалар китапханәсе Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясенә кушылды. Чараның максаты- яшь буында Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәгендә патриотлык тәрбияләү.
Китапханәчеләр 4 нче санлы шәһәр мәктәбенең 7 нче сыйныф укучыларын сугыш темасына иҗат иткән район авторлары: Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, бүгенге көндә дә актив иҗат эше алып баручы җирле шагыйрә Әлфирә Абзал кызы Низамова белән таныштырдылар.
1923 елда Ямурза авылында туган, 1944 елдан башлап сугышның соңгы көненә кадәр фронтта Ватаныбызны саклаган герой якташыбыз- Шиһабетдин Садыйков иҗаты белән таныштыру укучыларда горурлык хисе уятты.
Бөек ҖИҢҮ бәйрәме алдыннан укучыларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, авыр сугыш еллары, Җиңүнең шатлыклы көне, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгы турында сөйләнде.