Литературная игра "Путешествие в мир Тукая"
Габдулла Тукайның туган көне (26 апрель) якынлашу уңаеннан, бүген безнең китапханәдә әдәби уен үткәрелде.
Бу чараның максаты: балаларның Тукай әсәрләре, аның тормыш юлы турындагы белемнәрен тикшерү һәм тулыландыру, укучыларда Тукай образына һәм татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү.
Уен барышында «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләре, шагыйрьнең башка әсәрләре, шулай ук балачагы (Кушлавыч, Өчиле, Кырлай чорлары), иҗаты турында сораулар бирелде.
Активлыклары өчен 4 нче санлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларның сорауларга тиз җавап бирүе — аларның Тукай иҗатын яхшы белүләрен һәм теманың алар өчен кызыклы булуын күрсәтә.