«Без -ТАТАРЛАР» әдәби чара
Үзәк балалар китапханәсендә «Без -ТАТАРЛАР» әдәби клубы эшли. Бүгенге очрашуга китапханәгә шәһәребезнең 6 нчы санлы балалар бакчасы чакырылды.
Очрашуда балалар белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Әкиятләре, матур шигырьләре белән таныштык. Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.
Чарада катнашучылар «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектының «Пәнҗешәмбе укулары»на да кушылдылар. Балаларга Габдулла Тукайның "И каләм!" шигыре укылды.