Центральная библиотека

«Без Тукайны укыйбыз.Читаем Тукая вместе

«Без Тукайны укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның шигырьләрен укуны дәвам итәбез.
Бу атна укулары Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында булды. Районыбыз китапханәчелере, музей хезмәткәрләре, актив китап укучылар Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына экскурсиягә бардылар. Катнашучылар шагыйребезнең авыр балачагын, иҗатын тагын бер тапкыр искә төшерделәр, истәлекле экспонатлар, композицияләр, объектлар белән таныштылар, шигырьләр укыдылар. Сәяхәт бик матур, эчтәлекле булды.
"Туган авыл" шигырен китапханәче Миләүшә Шәйхетдинова укыды.

https://vk.com/wall-46865727_22317