"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын... "
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын... " (С. Сүнчәләй)
Бүген Әгерҗе районы мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан зур бәйрәм чарасы үтте.
Чарада район халкы: оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре катнашты.
Мәдәният йорты фойесында һәр тамашачыны Тукайның әкиятләреннән геройлар каршы алды.
Шулай ук "Без -Тукайлы халык, мәңгегә!" исемле китап күргәзмәсе, шагыйрьнең әсәрләреннән кул эшләре, лепбуклар күргәзмәсе оештырылган иде.
Бәйрәмне "Пар ат" музыкаль композициясе белән Тирсә авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Дуслар" ансамбле ачты.
Чарада Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Салихов И. Х. чыгыш ясады, райондашларны бәйрәм белән котлады. Китапханә җитәкчесе Нурмөхәмәтова Ч. Р район конкурсында җиңгән укучыларны, өлкәннәрне бүләкләде.
Бәйрәмдә шагыйребезнең шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, әсәрләреннән театраль өзекләр тәкъдим ителде.
Кичә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.