Дөньякүләм "Татарча диктант"
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.
Үзәк китапханә дә акциягә кушылды һәм Габдулла Тукайның "Бәхет" исемле хикәясен язды