“Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек
Бүген 1нче гимназиядә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган “Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек” дип исемләнгән бәйге узды.
Чарада Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә оештырылды.
Шулай ук китапханә җитәкчесе Нурмөхәммәтова Ч. Р. һәм китапханәче Шәйхетдинова М. Р. жюри составында катнашып, төрле номинацияләрдә чыгышларны бәяләделәр. Барлык шәһәр мәктәпләре дә бик матур чыгыш ясадылар.