Татарча диктант.
24 апрель Әгерҗе районы Яңа-Авыл авылында китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә "Татарча диктант" акциясе күтәренке рухта узды. Акцияда авылыбызның апалары катнашты. Катнашучыларның фикеренчә, диктант бары тик белем тикшерү генә түгел, ә татар теленә ихтирам һәм мәхәббәтне тагын да ныгыта торган мөһим мәдәни вакыйга булып тора.