Акция "Татарча диктант 2026"
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 24 апрель көнне Шаршады авыл җирлегендә "Татарча диктант 2026" акциясы оештырылды. Акциягә Шаршады авыл җирлеге хезмәткәрләре, Шаршады авылы китапханәчесе, авыл клубы хезмәткәрләре, башлангыч мәктәп - балалар бакчасы эшчеләре кушылды. Быел диктант тексты Габдулла Тукайның "Бәхет" әсәреннән өзек иде. Диктантны татар теле укытучысы Әхмәтшинә Айсылу Әхмәтгәрәй кызы укыды.