День библиотекаря
20 нче май көнне китапханәчеләр кәне уңаеннан, Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Арча районы Кырлай авылына сәяхәт оештырды. Бу сәяхәттә Тәбәрле авыл китапханәсендә эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына йөрүче апаларыбызда катнашды. Сәяхәтебез Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексыннан башланып китте. Музей эчендәге экспонатларга, музей комплексы карамагына кергән парк, күл, Сәгъди абзый, Бай йортлары, Шүрәлеләр паркы ансамбле, келәтләр, лапас, амбар, кое, һәм башка искиткеч корылмаларга сокланып кайттык. Музей тирәсендәге табигать һәм әйләнә-тирә мохит үзенчәлекле, матур. Аның артында Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасында тасвирланган чыршы, наратлар үсә, ә Сәгъди абзый бакчасы, чыннан да оҗмах бакчасыннан ким түгел икән. Сәяхәт апаларыбызга да, безгә дә бик ошады. Шушы сәяхәтне оештыручы җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт.