"Сөй гомерне, сөй халыкны,сөй халыкның дөньясын..." исемле бөйрәм чарасы.
Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе тарафыннан ел башында ук төрле конкурслар игълан ителгән иде:
-"Тукай укулары" конкурсы "Сәнгатьле шигырь укучылар" һәм "Театраль күренеш" номинацияләре буенча;
-Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре буенча кул эшләре конкурсы
-Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасы буенча лепбуклар конкурсы.
25 нче апрель көнне район Мәдәният йортында узган бәйрәмдә бу конкурсларга нәтиҗә ясалды.Шундый эчтәлекле,матур бәйрәмне оештыручыларга,катнашучыларга бик зур рәхмәт.
Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре буенча кул эшләре конкурсында безнең Салимуллиннар гаиләсе - 2 урын, диплом, сертификат белән буләкләнде.