“Татарча диктант”

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә һәм татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү бурычын үтәүгә юнәлтелә.
Бүген 24 нче апрель көнне “Татарча диктант” акциясе Тәбәрле авыл китапханәсендә оештырылды. Акциягә Тәбәрле авыл җирлеге,Тәбәрле Мәдәният йорты,Яңа Аккуҗа авыл клубы хезмәткәрләре кушылды.
Быел диктант тексты Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек иде. Текстны китапханәче Шагабиева Финисә Гаяз кызы укыды.