Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Наркотикларга Юк дибез

Наркомания безнең замананың иң куркыныч күренешләренең берсе.
Көннән-көн күбрәк кеше, бигрәктә яшьләр, бозыклык челтәренә эләгә.
26 июньдә наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, китапханәдә "Ахырзаман афәте" исемле күргәзмә куелды.
Көндә волейбол, футбол уйнаучы авылдаш егетләр белән әңгәмә булды.
Алар спортны яратабыз, көч һәм чыдамлык арттырабыз, сәламәтлекне саклыйбыз, аны үстерү, саклау өстендә эшлибез , ә НАРКОТИКЛАРГА-урын ЮК! диделәр алар.
"Без яшәү өчен, сәламәтлек өчен яшибез", - ди Азат, Булат, Салават.