Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәтлек -кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт буласың килсә, иң беренче чиратта үз-үзеңне, якыннарыңны, дусларыңны кайгыртырга кирәк.
Сәламәт булу өчен, дөрес һәм яхшы тукланырга, спортны яратырга, саф һавада булырга, яшелчә, җиләк -җимеш ашарга, начар гадәтләрдән ерак йөрергә кирәк.
Шул уңайдан авылдашлар, яшьләр белән сәламәтлек турында сөйләштек. Алар көндә саф һавада йөрибез, спортны үз итәбез, яхшы тукланабыз дип , җавап бирделәр. "Сәламәт яшәү рәвеше " исемле күргәзмә куелда, авылдашларга буклетлар таратылды.