Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Бию теропиясе

Актив авылдашларыбыз көндә йорт, бакча эшләреннән арынып, кичен ял итәргә, күңел ачарга, кич утырырга җыела.
Бүген алар янында булдым. Су буена якын, таллыклы , чирәмле , матур, тыныч, сандугачлар сайрый торган урамда яши алар.
Актив авылдашлар белән, бию теропиясен өйрәнүне , яңа төрләренә төшенүне дәвам иттек.
Бию төрләре теропиясе сәламәтлеккә файдалы. Баш мие эшчәнлеген яхшырта. Организмдагы барлык мускулларны ял иттерә, кан әйләнешен тизләтә.
Авылдашлар бик актив катнашты бу акциядә. Бию төрләрен өйрәнеп, төшенеп алганнан соң, рәхәтләнеп ял иттеләр, яшь чакларын искә төшерделәр, көлештеләр, кызыклы хәлләр турында сөйләштеләр.
"Бүген рәхәтләнеп йокларбыз инде", - диде авылдашыбыз Сания апа Вәлиева.