Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Пушкин көне

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә.
Пушкинны рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар.
Шагыйрьнең бай әдәби мирасын төрле яшьтәге, милләттәге, диндәге халыклар бердәй ихтирам итә, ярата, өйрәнә.
Аның шигырьләре дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителгән.
Шул уңайдан китапханәдә "Рус теле көне", "Пушкин көне исемле " күргәзмә куйдык.
Балалар бакчасында кунакта булдык, алар белән берлектә , Пушкин әсәрләренә сәяхәт ясадык.
Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова балаларга шагыйрьнең "Балыкчы һәм балык турында" әкиятен телдән сөйләде.
Пушкин һәм Рус теле көненә сәяхәт бик күңелле, мавыктыргыч узды.