Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Балаларны яклау көне

Балаларны яклау көне-сабыйларны гына яклау түгел, күңелебездәге мәрхәмәтлелекне, мәхәббәтне, могҗизага ышану көчен саклау көне дә.
Һәр бала назга төренеп, курыкмыйча хыялланып, үз өендә пар канатлы, бәхетле булып үссен иде.
Бүген Салагыш балалар бакчасында, балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм уздырдык.
Бәйрәм төрле уеннар, ярышлар, җырлар, биюләр, котлаулар, теләкләр белән үрелеп барды.
Балаларны саклыйк һәм яклыйк! Алар безнең киләчәк!