Күргәзмә "Начар гадәтләрдән сакланыйк"
31 май - "Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн" билгеләп үтелә.
Шул уңайдан китапханәдә "Сәламәт булыйк" исемле күргәзмә куелды.
Бу күргәзмә тәмәкенең зыяны күп булуы, тын, сулыш юлларында төрле авырулар барлыкка килүен, организмга куркыныч янавы турында сөйли.
Шулай ук, күргәзмә халыкны сәламәт булырга, спорт белән шөгыльлләнергә, җиләк-җимеш белән тукланырга, начар гадәтләрдән ерак йөрергә, тәмәкене тәмле кәнфитләр, чикләвек, көнбагыш, сагыз белән алыштырырга чакыра.
Сәламәт булыйк, дуслар!