Бүләк җыю (Сабантуй 2026)
Тиздән көтеп алына торган милли бәйрәмебез Сабантуй җитә.
Бүген Салагыш авыл җирлегенең Уразай, Ямурза авылларында бүләк җыю оештырдык.
Матур җырлар, дәртле биюләр, моңлы көйләр белән, авылларыбызга бәйрәм рухы өләштек.
Сабантуй бәйрәменә алдан әзерлек эшләре алып барабыз.
Бүләк җыюлар дәвам итә. Салагыш, Чилчә авылларына да бәйрәм рухы өләшербез , дигән теләктә калабыз!
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, дуслар!