Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Пионерия көне

1922 елның 19 мае В. И. Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне итеп игьлан ителә.
"Пионер" -француз сүзе, "беренче" дигәнне белдерә. Пионерлар -билгесезлеккә юл салучылар, курку белмәс, алдан баручылар.
Быел, бу бәйрәмнең 104 еллыгын каршы алдык.
Кызыл галстуклар тагып, Салагыш авылының , Пионерлар урамында бәйрәм киче уздырдык.
Кичә бик күңелле узды. Актив авылдашлвр, күршеләр, өлкән буын, кечкенәләр бәйрәмдә бик актив катнаштылар.
Җырлар, биюләр, уеннар, ярышлар, котлаулар белән үрелеп барган бәйрәм, күңелләрдә озак сакланыр.
Өлкән буын яшь чакларына әйләнеп кайтты, истәлекле хатирәләр белән уртаклашты. Төрле уеннар, ярышлар, яшь чакларга, мәктәп елларына алып кайтты.
Бәйрәм барышында кайнарлап , самавырда кайнаган чәй эчтек, тәмле күчтәнәчләр белән сыйландык, учакта пешкән , "Пионер бәрәңгесе" иң тәмлесе булды.
Миндар абый Закиров "Туган авыл" җырын җырлады, Вәзим абый Тулбаев иң матур көйләрен уйнады. "Туган тел", "Күбәләгем" җырларын бергәләп җырладык. Татар көйләренә парлап биедек, скакалкада сикереп карадык, кашыкка йомырка салып йөгердек, викторина сорауларына җавап бирдек.
Герой пионерларны искә алдык.
Күп еллар мәктәптә хезмәт куйган, пионервожатыйларны искә алдык: Лидия апа Мәҗитова, Әлфирә апа Камараева, Әминә апа Бәширова, Әминә апа Гумерова, Рәйсә апа Хәбибуллиналар.
Бәйрәм ахырында , актив авылдашлар Наҗия-Миндар Закировларны, Галимҗан абый Ямалиевны, улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Гүзәлия Әзиятованы бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдык.
Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәмне оештыручыларга, катнашучыларга, өстәл әзерләүчеләргә, чәй кайнатучыларга, бәрәңге пешерүчеләргә, баянчыга рәхмәт әйтеп таралыштык.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Бәйрәм белән , дуслар!