Әңгәмә "Сәламәт яшәү рәвеше"
Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы. Озын , озак , матур яшисең килсә, кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеген кайгыртырга, уйларга һәм сакларга тиеш.
Менә ямьле җәйләр җитте. Бакчаларда җиләк -җимеш, яшелчә өлгерер. Сәламәтлекне арттыру өчен, без бу ризыклардан авыз итәрбез, сыйланырбыз.
Китапханәдә "Сәламәтлек-зур байлык" исемле күргәзмә куелды.
Шул уңайдан, балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән "Сәламәт булыгыз! " исемле әңгәмә уздырдык.
Сәламәтлек турында сөйләштек. Балалар бертавыштан, "Сәламәтлек -яхшы туклану", -дип җавап бирделәр.
Нәни дуслар белән җиләк-җимешләрне танып, исемнәрен атадык. Сәламәт булу өчен , яхшы тукланырга, спортны яратырга, кышын чана белән чаңгыда шуарга , һәм башка кагыйдәләрне санап үттек.
Тиздән нәниләр җәйге ялларга китәр. Алар өчен төп кагыйдәне әйтеп уздык. Ашар алдыннан иң беренче кулны юарга, һәм ашый торган ризыкларны, җиләк-җимеш, яшелчәләрне юмыйча ашарга ярамый дип, аңлаттык.
Сәламәт булыйк! Балалар сәламәт булсын!