Эко Весна 2026
Табигатебездә яз! Агачлар яфрак ярып, , чәчәк аттылар. Бар табигатьне яшеллек бизәде, алмагач, шомырт, чия чәчәкләре тирә -юньгә хушбуй исе тарата.
Бүген актив авылдашлар, өлкән яшьтәге пенсионерлар елга буендагы басманы төзекләндерергә төшкәннәр. Авылдашларыбыз бик актив, өмәләрдә, бәйрәмнәрдә актив катнашалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр.
Өлкән яшьтәге авылдашлар, басманы авылдашлар өчен , төзекләндереп куйганнар, елга буендагы чүпләрне җыйганнар, чистарту эшләре алып барганнар.
Шулай ук, кышын актив авылдашларыбыз Наҗия апа һәм Миндар абый Закировлар, бозны тишеп, халыкка файдалану өчен бәке ачып торалар.
Булдыра безнең Бишөйле урамы активистлары. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы , бәрәкәтле, тыныч, матур тормыш телибез.
Гел шулай изге гамәлләрегез белән, без авылдашларны , күршеләрне сөендереп, ярдәм итеп , гомер итегез.
Сез, Афәрин! Сез, булдырасыз!