Күргәзмә "Гаилә көне"
15 май-Халыкара гаилә көне.
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы ул. Ул-кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы.
Гаилә -ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы -балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкь менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Гаилә көне уңаеннан, авылыбыз Салагышта 50 ел бергә гомер итүче, уллары СВО да батырларча һәлак булган, 4 балага тәрбия, белем биреп үстергән, Әзиятовлар гаиләсендә булдым.
Салагыш авыл җирлегендә быел өч гаилә: Салагыштан -Әзиятовлар, Уразайдан -Шияповлар, Ямурзадан -Шәйдуллиннар гаиләсе 50 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр.
Мин, әтием Равил, әнием Гүзәлия янында кунакта булдым. Аларны бәйрәм белән котлап иң изге теләкләремне җиткердем. Әтием "Хезмәт ветераны", әнием алдынгы терлекче булып колхозда хезмәт куйдылар.
Без 4 балага тәрбия , белем бирделәр.
Уртанчы уллары Ришат Әзиятов ике сугышта булды. Чечня, Украина сугышларында булып, медаль, орденнар белән бүләкләнде. Гомеренең соңгы көненә кадәр, илебез алдында бурычын үтәп, батырларча һәлак булды.
Мин , әти-әнием , батырларча һәлак булган энем Ришат белән горурланам. Урыны оҗмах түрләрендә булып, тыныч йокласын.
Әти-әниемә сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, алдагы көннәрендә кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлектә, муллыкта, саулыкта, без балалары һәм оныклары белән шатлыкта, бәхеттә, рәхәттә яшәсеннәр дигән теләктә калам.
Рәхмәт , Әти-Әнием! Мин , Сезне бик яратам , хөрмәт итәм!