Әңгәмә "Ришвәтчелек. Террорчылык. Мошенниклык"
Өчесе өч төрле исемдәге гамәлләр, бүгенгесе көннең, замананың төп афәтләре булып, барлык халыкта да курку, сагаю хисе уята . Шартлату, урлау, тоткынлыкка алу, куркыту, ялганлау, ялагайлану һәм башкалар.
Менә шушы начар эш-гамәлләрдән , балалар, олылар, өлкән буын , кызганычка каршы һаман алдана, бу гамәлләр һаман арта.
Шул уңайдан, бүген китапханәдә "Ришвәтчелек, Террорчылык, Мошенниклык" исемле әңгәмә уздырдык.
Бу чарага үсеп килүче буынны, чыгарылыш сыйныф укучыларын чакырдык.
Мондый бәлаләрдән читтә калырга, уяу, сак , гадел , намуслы булырга, паспорт, снилс, ИНН номерларын чит -ят кешеләргә әйтмәскә , төрле сылтамаларга басмаска, укымаска, дигән , фикерләр белән уртаклаштык. Бер беребезне яклыйк, саклыйк, уяу, батыр, сак, гадел, намуслы булыйк, дуслар!