Эко Весна 2026
Авылыбызга матур яз килде. Агачлар яшел шәл ябынды, чәчәкләргә бөреләнде, шомырт чәчәк атты.
Ләкин , чүп үләннәре дә , алардан калышмый, яшел келәм кебек, җир өстендә күзгә күренеп күтәрелә.
Мәктәп, китапханә алдында күпеллык чәчәкләр үсә. Роза, Лилия, Хризантема, Портулак һәм башкалар. Менә шул чәчәкләр матур булып, чүп үләннәре арасыннан үсеп китсен өчен, бүген китапханә алдында чистарту, җыештыру эшләре алып бардым.
Кычыткан, үсеп килүче чаган агачы, кыяк үлән, тузганакны кәкмән белән алгаладым, тырмаладым, чүпләрне җыеп, себереп түктем.
Янә генә баш калкытып, кышын исән калган чәчәкләргә су сиптем.
Гөлләребез матур үссен, тирә-ягыбыз чиста, матур, ямьле булсын, дуслар!