Сугыш юллары аша үтик
Бүген, Пушкин картасы кысаларында "Сугыш юллары аша үтик" исемле чара узды.
Чара барышында укучылар белән сугыш темасына викторина уздырдык, күргәзмәләр белән таныштык, Муса Җәлил иҗатына тукталдык.
СВО да булган авылдаш егетләребезне искә алып, бер минут тынлык уздырдык.
Сугыш елларында авылыбыз җирлегеннән 16 хатын-кыз сугышта катнаша, аларны искә алдык.
Укучылар бу чарада авылдаш батырларны хөрмәт итәргә, аларны онытмаска, алар кебек көчле, гадел, батыр булырга дигән , теләктә калдылар.
Илләребез тыныч, күкләребез тыныч булсын!