Бәйрәм "Карга боткасы"
Бүген Салагыш авылында 18 нче тапкыр " Карга боткасы" йоласы узды.
Бу бәйрәмне , хөрмәтле авылдашыбыз Лидия апа Мәҗитова оештырып, башлаган иде.
Бәйрәм җырлар, уеннар, теләкләр, котлаулар белән узды.
Бәйрәмдә уллары СВО да һәлак булган гаиләләрдән дә әниләре, туганнары катнашты. Кичә генә улын җирләгән, Хөрмәзия апа Галиева "Рәхмәтләр яусын, күңелле булды, күңелләр күтәрелеп китте ", - диде.
Кунаклар, туганнар, дуслар белән шау -гөр килеп узды бәйрәм.
Иң тәмлесе "Карга боткасы" , кайнар чәй, өстәлдәге сый-нигьмәт иде.
Бәйрәмебезне авылдашыбыз оста гармунчы, юморист Илшат Хәбибуллин, баянчы Вәзим абый Тулбаев, Тәнзилә апа Хәбибуллина үзенең матур җырлары , көйләре белән тагы да бизәде. Нәфис сүз остасы, атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия апа Хәбибуллина , барлык авылдашларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!