Чистое Село
Бүген авылыбыз Салагыштан, олы юлга чыгып китә торган, Чикалда буйлап, 20 км. га якын аралыкны, юл буйларыннан чүпләр җыю өмәсе оештырдык.
Чүпләр арасында нинди генә чүпләр юк, шешә, чүпрәк-чапрак, кәгазь, тагы әллә ниләр, әйтеп, сөйләп бетергесез .
Үзебезнең матур табигатебезне пычратып, чүпләр ташламыйк, дуслар.
Тиздән май бәйрәмнәре җитә! Авылыбыз матур, ямьле булсын! Бу безнең бурыч!