Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Эко Весна 2026

Авылыбызда өмәләр дәвам итә! Бүген авыл башындагы, күпер буен чистарту , чүпләрдән арындыру , тырмалау, коры -сарыны җыю эшенә чыктык.
Өмәдә мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре, актив авылдашлар, пенсионерлар катнашты.
Өмәләр бергә, күмәк эшләгәндә бик күңелле. Эшләгән эш, хезмәт күренә.
Авылыбыз урамнары, юл буйлары чистарып, ямьләнеп, матурланып кала.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!